| 24.06.2010 |
|
«Девон-кредит» банкы тормышка ашырылучы проектларга ярдәм кулы сузды. Банк эшчәнлегендә иганәчелек традицияләре күптәннән килә һәм аның аерылгысыз өлеше булып тора. Габдулла Тукайның якынлашып килүче юбилееның республика халкы һәм милли җәмәгатьчелек өчен әһәмиятен тирәнтен аңлап, “Девон-кредит” меценатлык ролен алды. Фонд белән хезмәттәшлек даими алып барылыр һәм яңа актуаль формаларда гамәлгә ашырылыр дип ышанасы килә. |









