|
Г.Тукай иҗатын белүчеләргә һәм яратучыларга, меценатларга, Татарстан халкына мөрәҗәгать
Бөек татар шагыйренең тууына 125 ел тулуны билгеләп үтү милли мәдәниятнең иң мөһим вакыйгаларының берсе генә түгел, ул шагыйрьнең иҗади мирасын өйрәнүгә көчле импульс та. Киң җәмәгатьчелек һәм мәдәниятебезнең күренекле эшлеклеләре инициативасы белән Г.Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек Фондын төзү әлеге мөһим мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирәчәк. Бөек татар шагыйре иҗатын өйрәнүдә яңа жанрларның барлыкка килүе Г.Тукайның иҗади мирасын популярлаштыруның яңа юлларын ачарга мөмкинлек тудыра. Яңа фильмнар, мультимедиа басмалар, Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар сериясе – болар барысы да милли рух җырчысы иҗаты белән киңрәк танышуга һәм Татарстанның дөнья күләмендә уңай имиджын формалаштыруга ярдәм итәчәк. Фонд химаясе астында иҗади эшләр башкаруда составына инде күп кенә мәдәният һәм сәнгать әһелләре кергән Попечительләр советы катнашу әсәрләрнең югары сәнгати кыйммәтенә һәм аларның милли мәдәниятне үстерүдә әһәмиятле булачакларына гарант булып тора. Г.Тукай иҗатына багышланган әсәрләр иҗат итүдә сезнең ярдәмегез һәм яклавыгыз милли мәдәниятне баетырга, рәхмәтле варислары хәтерендә үлмәс шагыйрь иҗатының әһәмиятен тиешле дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек Фонды сезнең милләтне алга җибәрүгә, мәдәниятне баетуга һәм милли бөеклек символы – Г.Тукайга - һәйкәлләр төзүгә керткән саллы өлешегез булачак.
БӘЙРӘМ ИТҮ ИГАНӘЧЕСЕ
Иганәчелек пакетының составы
- Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү чараларында катнашу;
- Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү Фондының рәсми сайтында - www.tukay125.ru - Иганәче баннерын урнаштыру;
- Тантаналы бәйрәмдә “Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итү меценаты” билгесен һәм дипломын тапшыру;
- Бәйрәм итү мәйданнарында VIP-класслы бер урын бирү;
- Шагыйрь юбилеена багышланган матбугат конференцияләре үткәрелгән урыннарда Иганәченең логотибын урнаштыру;
- Шагыйрь юбилеена багышлап үткәрелгән чаралар үткәрелгән урыннарда Иганәченең логотибын урнаштыру;
- Бәйрәмгә багышланган матбугат конференциясе кунаклары һәм журналистлары арасында Иганәченең реклама материалларын тарату хокукы;
- Иганәче вәкиленең матбугат конференциясендә чыгыш ясау хокукы;
- Ике ай дәвамында җир өсте шәһәр транспортында, Казан метрополитены поездларында һәм станцияләрендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү программасының аерым чараларын рекламалау видеороликларында һәм стикерларында Иганәченең логотибын урнаштыру;
- ММЧда, полиграфик продукциядә һәм күргәзмәләрдә реклама бирү;
- Бәйрәмгә багышланган 30-секундлык телевизион рекламаларда, Тукай турындагы фильмны төшерүчеләрнең интервьюларында Иганәченең исемен атау.
- Бәйрәм тантаналарын турыдан-туры трансляцияләүне алып баручылар тарафыннан үткәрелүче чараның попечителе рекламасын күрсәтү белән бергә Иганәченең исемен дә атау;
- Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек Фондының мәгълүмати материалларында Иганәченең логотибын урнаштыру (мәгълүмати бюллетеньнәрдә, буклетларда, листовкаларда, программаларда, чакыру билетларында, афишаларда, бейджларда һ.б.);
- Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итүнең мәгълүмати спонсорлары булган массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан Иганәченең исемен атау;
- Бәйрәм итү мәйданнарында Иганәче логотибы ясалган флаглар урнаштыру;
- Бәйрәм итү чараларында Иганәче логотибы төшерелгән шарлар урнаштыру;
- Бәйрәм итү тантаналарында Иганәче вәкиленә чыгыш ясау мөмкинлеге бирү;
- Бәйрәм итү чараларының кунаклары, катнашучылар һәм журналистлар арасында Иганәченең реклама материалларын тарату хокукы;
- Бәйрәм итү чаралары программасында каралган конкурслар өчен Иганәченең призлар бирү хокукы.
Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү чараларын үткәрү нәтиҗәләре буенча Иганәчегә Фонд дирекциясе түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:
-тулы фото һәм видео-отчет;
-пресс-клиппинг;
-реклама һәм мәгълүмат продукцияләре үрнәкләре.
|