|
Максатлар: 1. Бөтен халыкның яраткан шагыйре юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек вакытында бердәм иҗтимагый-эмоциональ кыр тудыру. 2. Үсеп килүче буынны бәйрәмгә әзерлек атмосферасына җәлеп итү, бу исә тирән милли нигезгә таянып, шәхесне формалаштыруның рухи-әхлакый нигезләрен ныгытырга ярдәм итәчәк. 3. Милли традицияләргә тугрылык, бердәмлек һәм гаилә җылысы кебек милли-рухи кыйммәтләр аша буыннарны берләштерүгә ирешү. 4. Милли мәдәниятнең төп атрибутикасы – Г.Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итү тирәсендә берләшкән халыкның үзен идентификацияләү кебек иң мөһим кыйммәтен формалаштыру. 5. Бөтендөнья мәдәнияте кысаларында милли мәдәниятебезнең матди булмаган мирасының мөһим өлешен тәкъдим итү, күрсәтү. 6. Төрле интернациональ максатчан төркемнәр арасында татар әдәбияты классигы Г.Тукайның рухи мирасының төп принципларын популярлаштыру. |









