tbn
Banner
Banner
Banner
Banner

Фондның бурычлары

1. Г.Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итүгә багышлап, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында тулы метражлы нәфис уен фильмы төшерү.

2. ”Яңа гасыр” телеканалында Г.Тукай мирасы хакында телевизион программалар сериясен эшләү.

3. Г.Тукайның гражданлык позициясенә һәм иҗатының төп аспектларына багышланган, аның татар мәдәниятен, телен һәм үзенчәлекле халык үзаңын формалаштыруга тәэсире турында документаль сериал төшерү.

4. Г.Тукайның иҗатын һәм тормышын тулысынча үз эченә алган һәм киң җәмәгатьчелек арасында иҗатын популярлаштыру максатында файдалы фәнни-методик һәм белем бирү әсбабы булырлык мультимедиа басма эшләү.

5. ”Шүрәле”дип аталган тулы метражлы анимацион мюзикл ясау.

6. ”Су анасы” дип аталган тулы метражлы анимацион мюзикл төшерү.

7. Т.Миңнуллинның “Әйт әле, Күбәләк” әсәре буенча тулы метражлы анимацион нәфис фильм төшерү.

8. Г.Тукай иҗатының гаять зур сәнгати кыйммәтен иң тулы чагылдыручы мөһим әсәрләр буенча уникаль бер актер спектаклен төшерү.

9. Заманча һәм киң җәмәгатьчелек өчен уңай формада Г.Тукай әсәрләренең тулы масштаблы басмасы булган аудиокитап ясау.

10. Г.Тукай әсәрләре буенча аудиоспектакльләр сериясен төзү.

11. Г.Тукайның иҗатын чагылдырган энциклопедия формасындагы дискларны халыкка тарату.