tbn
Banner
Banner
Banner
Banner

Халык җаны символы


Бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 125 ел тулу көненнән безне елдан азрак вакыт аерып тора. Бу бөек исем һәр татарстанлы өчен туган телнең сихри авазларын, татар мәдәниятенең гәүдәләнешен генә түгел, бәлки югары дәрәҗәдәге гражданлылыкны да аңлата. Үз халкы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан сызлауларын...


Тукай бүген дә актуальме? Һичшиксез. Аның татар халкы, хәер, ул гына да түгел, яраткан шигърияте безнең күңелләргә бишек җырлары, самими балалар шигырьләре, “Шүрәле” поэмасындагы онытылмас образлары белән сабый чактан ук кереп урнаша. Һәм еллар буе авыр минутларда рухый көч биреп, халык күңеленең саф чишмәләре белән аңнарыбызны сафландырып, һәрдаим безне озата бара.


«Г.Тукай тормышы һәм иҗаты энциклопедиясе” ( 4 дискта)

Бу без күрергә күнеккән әсәрләр җыелмасы да, шагыйрь иҗатының әһәмияте турында төрле вакытта язылган мәкаләләр җыентыгы да түгел. Бу ниндидер яңа жанр – мультимедиа басма. Аны төзүчеләр – “МАСТЕР” компанияләр төркеме һәм Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү буенча “ВАМИН” Фонды – дүрт дискка Тукай иҗаты һәм аның әһәмияте турында гаять зур сандагы фактографик һәм шигъри материал туплый алдылар. Даими туып торган (шул исәптән киң матбугатта) әдәби һәм фәнни мәкаләләр һәрвакытта да Тукай шәхесенә, аның гаять бай әдәби мирасына тиешле кызыксыну уята алмый. Әлеге форма хәзерге заман укучысын кызыксыдырып кына калмыйча, аңарда тирән эмоциональ кичерешләр уята. Тукай иҗатын белү, аның мәгънәсенә төшенү – бүгенге гражданлык позициясенең аерылгысыз өлеше.
“Энциклопедия” дип аталу үзе дә төзүчеләр тарафыннан салынган аерым мәгънәгә ия. Гаять бай материал туплап һәм нәтиҗә ясап, аны уникаль художество формасында тәкъдим итә алдык. Дискта яраткан шагыйребез иҗаты һәм тормышы турында кызыклы һәм тәфсилле итеп сөйләнә.


«Тукай» фильмы (Беренче диск)


Фильм «Тукай»

Фильм шунда ук игътибарны җәлеп итә: биредә иң яхшы татар артистлары плеядасын, Тукай иҗаты белгечләрен, әдәбиятчыларын күрергә була, шагыйрьнең шәхесенә һәм аның иҗади мирасына карата мөнәсәбәттәге олы хөрмәт, җылылык һәм ярату хәйран калдыра.

Әлеге проектта күренекле филолог, академик Фуат Ганиевнең дә катнашуы, әсәрнең теленең төгәллеген генә түгел, ә бәлки эшкә фәнни якын килүне тәэмин итте. Үз вакытында язмыш аны Габдулла Тукайның бертуган апасы Газизә белән очраштыра. Озак вакытлар янәшәдә яшәгән Газизә аның өчен Тукай турындагы кыйммәтле истәлекләрнең тере чыганагына әверелә.

Тукай турындагы “Иҗат һәм тормыш елъязмасы” авторы, фильмның фәнни консультанты булган Әнисә Алиева шагыйрь биографиясендәге фактларны төгәлрәк бирергә ярдәм итте.

Фильм буеннан-буена Тукайның фаҗигале язмышы өчен әрнү, сызлану белән аның иҗади мирасына һәм гражданлык батырлыгына соклану үрелеп бара. Фильмны төшерү өстендәге эш мәдәниятебезнең иң якты йолдызы Г.Тукай иҗаты тудырган гомуми тәэсирләр белән илһамланган Татарстан иҗат интеллигенциясенең шактый зур өлешен берләштерә алды һәм бу хәзерге заман мәдәнияте торышына оптимистик караш уята. Тукай бүгенге көнгә кадәр иҗади дәрт бирүче, милли мәдәниятебезнең үсешен билгеләүче илһам чыганагы булып тора.

Шуңа күрә фильм берьюлы өч версиядә – татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнде. Бу тамашачы аудиториясен шактый киңәйтә. Биредә илебезнең һәр вәкилен татар мәдәнияте җәүһәре белән таныштырырга, дөнья мәдәниятләренең төрлелеген өйрәнү кызык булган инглиз телле тамашачыны җәлеп итәргә мөмкинлек туа.

“Тукай” фильмында кулланылган заманча драматургия алымнары, тирән, күңелләргә үтеп керердәй сценарий – болар барысы да тамашачы белән элемтә урнаштыруга юнәлдерелгән.

2009 елда төшерелгән “Тукай” фильмы Россия һәм халыкара фестивальләрдә күрсәтелеп, югары бәя алды.


“Бер актер спектакле”(Икенче диск) (Г.Тукайның иң яхшы 64 әсәре)


«Спектакль одного актера» «Спектакль одного актера» «Спектакль одного актера»



«Аудиокитап» (Өченче диск) Г.Тукайның барлык әсәрләре; 8, 5 сәгатьлек)

Туган җиремә

Китмибез

Ваксынмыйм


Бүгенге көндә күп вакытын автомобильдә үткәрергә мәҗбүр булган кеше өчен туган мәдәниятне өйрәнүдә менә дигән ысул.Слушая этот диск, сразу что-то происходит в душе – родные просторы, леса и поля Татарстана и речь Тукая, такая родная и близкая, соединенные воедино, рождают особое чувство и любви, и бережности, и ностальгической памяти. Әлеге дискны тыңлаганда күңелдә ниндидер матур хисләр туа – шундый якын һәм шундый гүзәл туган төбәк киңлекләре, урман-кырлары һәм Тукай теле, алар бергә кушылып, мәхәббәт, тынычлык һәм ямансу хәтер мизгелләрен чагылдырган үзенчәлекле хис уяталар. Хәзерге заман студентларына һәм мәктәп укучыларына, бернинди эчтәлеге булмаган Америка эстрадасын гына түгел, милли иҗат җәүһәрләрен, халык күңеленең шигърияттәге чагылышын ишетү дә файдалы булыр, алар дискны МР3-плейерларда тыңлый ала.


«Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты» ( Дүртенче диск. Сибгат Хәким әсәрләре буенча)


«Жизнь и творчество Габдуллы Тукая» «Жизнь и творчество Габдуллы Тукая»

Нәкъ менә Сибгат Хәким Тукайның татар халкы өчен һәм гомумән кешелек өчен ни аңлатканын иң тулы һәм ачык итеп күрсәтә алган шәхес. Нәкъ менә ул, шагыйрь иҗатын милли мәдәният кысаларыннан чыгарып, аның әһәмиятен Евразия мәдәнияте өчен ачык билгеләде.

Һәр диск Габдулла Тукай иҗаты турында гаять тирән мәгълүмат һәм иҗатын өйрәнүнең төрле катламнарын үзенә туплаган мөстәкыйль әсәр булып тора, ә аның тормышы һәм иҗаты турында Энциклопедиягә тупланганнары шактый тулы булган информация биреп кенә калмыйча, татар мәдәниятенең иң югары үрнәге, өлгесе белән танышу бәхете бирә. Бөек шагыйрьне өйрәнү күңелләрдә гаҗәеп шатлык, горурлык хисләре уята.

Үзеңдәге гражданлыкны тояр, үзеңне туган республикаңның аерылгысыз бер кисәге итеп хис итәр өчен ни кирәк? Үз туган ягыңны яратырга, балаларың һәм оныкларыңның язмышларын аның белән бәйли белергә кирәк. Туган мәдәниятеңнең әдәби үрнәкләрен, аның классикасын, ничә гасырлар инде һәр кешенең күңеленә якын, аңа нур өстәгән гражданлык хисләренә бай мирасын өйрәнергә кирәк.


КҮРЕНЕКЛЕ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕНЕҢ «ТУКАЙ» ФИЛЬМЫ ТУРЫНДА СҮЗЛӘРЕ:


 
«...Вакыт ягыннан чикле, әмма мәгънәсе буенча тирән фильмда авторлар шагыйрь образының яңа кырларын һәм ракурсларын күрсәтүгә, саклык белән генә ул заманның үзенчәлекләрен ачып бирүгә, аның сулышын тоярга, тамашачыны кызыксындырып кына калмыйча, Шагыйрьнең милли мәдәнияттәге роле һәа әһәмияте турында уйланырга мәҗбүр итүгә ирешкәннәр.


Фильмның сценарий авторы куелган максатына ирешкән – шагыйрь талантының формалашуын, үсешен һәм бөеклеген күппланлы һәм ачык итеп сурәтли алган. Иҗади төркемнең эшенә аерым олы бәя: шагыйрь тормышының трагик мизгелләрен югары дәрәҗәдә башкару осталыгы беркемне дә битараф калдыра алмый... »

 


Казан университеты профессоры,
филология фәннәре докторы,
Татарстан Фәннәр Академиясе әгъза-мөхбире
А.Г.Әхмәдуллин.



 
«...Видеофильмның нигезен шагыйрь язмышын билгеләүче төп мизгелләр, Тукай иҗаты үсешенең, аның биографиясенең тарихи яктан расланган фактлары тәшкил итә, болар барысы бергә шагыйрь образын югары эмоциональ дәрәҗәдә кабул итәргә мөмкинлек тудыра.


Бу видеофильм тамашачы тарафыннан җиңел һәм табигый кабул ителүче беренче карлыгач булып тора, ул сирәк очрый торган гаҗәеп нечкә, җанга үтеп керердәй итеп төшерелгән, авторлар шагыйрь образын тудыруда дөрес юлны табуга, фильм ахырына кадәр тамашачының игътибарын туплап торуга ирешеркәннәр».

 



Казан университеты профессоры,
филология фәннәре докторы,
Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-мөхбире
Т.Н.Галиуллин.




 
««… Фильм бай фактографик материалда эшләнгән, талантлы актерлар ярдәмендә тамашачы Тукай тормышында булган вакыйгаларның, иҗатының иң кискен борылыш ясалган мизгелләренең актив катнашучысына әверелә, болар барысы да ТР халык артисты Илдус Әхмәтҗановның искиткеч оста башкаруындагы шигъри шедеврлар белән үрелеп бара. Аның нечкә һәм күңелләргә үтеп керә торган шигърияте тамашачы йөрәгендә дә җавап хисләре, шагыйрь тормышына һәм иҗатына кызыксыну уята».
 



РТ ФА нең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының
сәнгать бүлеге мөдире,
РТ ФАнең әгъза-мөхбире,
сәнгать докторы,
профессор Г.М.Арсланов.

.